Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Килемар районында автотрассадагы фаҗигага бәйле рәвештә Марий Эл Республикасы Башлыгы Александр Евстифеевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
«Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Килемар районында автотрассадагы фаҗигага бәйле рәвештә чын күңелдән кайгыгызны уртаклашабыз, – диелә телеграмма текстында. – Кешеләрнең һәлак булуы безне дә бик тетрәндерде һәм бу котычкыч авариядә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашуыбызны җиткерегез һәм исән калганнарның тиз арада терелеп аякка басуларын телибез».