Марат Әхмәтов республика районнарында киләсе ел өчен орлыклык материал әзерләү турында хәбәр итте

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов орлыкчылыкның торышы турында хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, сыйфатлы орлык – мул уңыш нигезе.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә республика муниципаль районнары башлыклары катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, орлыклык материалның төп өлеше авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә әзерләнә, аларны сыйфатлы итеп эшкәртергә, тагын бер өлешен орлыкчылык хуҗалыкларыннан сатып алып яңартырга кирәк. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклыларга гоммуми ихтыяҗ 350 мең тонна тәшкил итә, бүгенге көнгә 353 мең тонна әзерләнгән, яисә 101%.

Марат Әхмәтов агымдагы елда Менделеев районында игенчелектә иң түбән күрсәткечләр булуын белдерде.

Моннан тыш, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Бөгелмә районында бары тик 30%, Алабугада 42%, Ютазыда 44%, Яңа Чишмәдә 49%, Чирмешәндә 51%, Питрәчтә 53% орлык тикшерелгән.

Урыннарда нинди чаралар кабул ителүе турында министр алдагы видеоконференцияләрдә хәбәр итәргә ышандырды.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, орлыкның югары репродукцияле составын саклау бик мөһим .

Районнарда үзенчәлекле һәм элиталы орлык буенча вазгыять  түбәндәгечә: Буа районында андый орлыклар 76% һәм бу бик яхшы күрсәткеч, Сарман районында – 62%, Тукай районында – 61%, Әтнәдә – 60%, Арча һәм Кукмарада – 42 шәр%, Теләчедә – 38%.

Шул ук вакытта Менделеев районында элиталы орлыклар бөтенләй юк. Бөгелмә районында 1%, Әгерҗедә – 3%, Ютазыда – 4%, Аксубайда – 6%.

Министр хәбәр иткәнчә, 27-30 ноябрьдә Краснодарда “Юг-Агро” агросәнәгать күргәзмәсе узачак, анда файдалы программа планлаштырыла. Марат Әхмәтов зур агроинвестор вәкилләренә бу күргәзмәгә, заводларга барып, арадашчылардан башка гына орлык сатып алырга тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International