РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тел мәсьәләсе буенча вәзгыятькә комментарийлар бирде

2017 елның 24 ноябре, җомга

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында «тел мәсьәләсе» буенча вәзгыятькә һәм Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәләренә карата комментарийлар бирде. 

Михаил Бабич сүзләренчә, «тел мәсьәләсе» Россиянең башка милли республикалары өчен дә көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Конституциясе белән билгеләнгәнчә, илнең барлык территориясендә дәүләт теле – рус теле. Бер үк вакытта республикаларга үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы да гарантияләнә. 

Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы федераль законнар белән һәм мәгариф турындагы закон белән илдә гражданнарның гомуми белем мәктәпләрендә туган телләрен һәм республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү хокукы гарантияләнә, диде Михаил Бабич.

«Дәүләт теле һәм туган тел – бер үк нәрсә булмауны аңлау мөһим, - диде  Михаил Бабич. – Һәм Татарстан Республикасының дәүләт теле татар теле булса, Татарстанда яшәүче гражданнар өчен туган телләре башкорт, чуаш һәм граждан үзе туган тел дип санаган башка бер тел булырга мөмкин».

«Кызганычка каршы, кайбер төбәкләрдә тел законнары нормалары үзләренчә шәрехләнә, һәм хәзер еш кына гражданнарның рус телен өйрәнү мөмкинлеге, шулай ук ата-аналарга һәм балаларның законлы вәкилләренә милли телләрне мәҗбүри нигездә өйрәнү буенча басым ясау өлешендә хокуклары бозыла, - диде Михаил Бабич. – Шуңа бәйле рәвештә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тиешле йөкләмәләр бирде, һәм без аларны гамәлгә ашырырга керештек. Бүген Идел буе федераль округында дәүләт башлыгы йөкләмәләре барлык төбәкләрдә дә, шул исәптән Татарстан Республикасында да үтәлде. Барлык республикаларда да уку-укыту планнары үзгәртелде һәм мәгариф учреждениеләренә җиткерелде. Рус теле сәгатьләре саны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы билгеләнгән санга җиткерелде. Округның барлык төбәкләрендә дә һәм балалар яисә аларның законлы вәкилләре тарафыннан туган телне сайлап алу буенча ата-аналар бергәлеге белән дә эш тәмамланды. Бу эш дәвам итәчәк».

Михаил Бабич сүзләренчә, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләсе ахыргача җайга салынмаган. Аны өйрәнү хокукы бар иде, ә гамәлгә ашыру механизмы юк. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать иткәннән соң әлеге мәсьәлә тагын бер кабат игътибар белән өйрәнелде, һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы гражданнарның Россия Федерациясе составына керүче республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү хокукын гамәлгә ашыру буенча методик күрсәтмәләр эшләде. 

«Уку планнарында мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучылар тарафыннан эшләнүче өлешендә беренче мәртәбә атнасына ике мәртәбә республика дәүләт телен өйрәнү мөмкинлеге карала, - диде Михаил Бабич. – Тиешле методик күрсәтмәләрне, миңа мәгълүм булганча, Россия Мәгариф министрлыгы якын көннәрдә төбәкләргә җибәрәчәк. Әмма мондый карарлар бу өлештә кабул ителгән инде. Шуның белән бергә рус телен, шулай ук туган телне һәм республиканың дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләсе норматив яктан да, методологик яктан да ахыргача җайга салыначак. Шулай итеп, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе тулы күләмдә үтәләчәк. Аннары төбәкләрнең дәүләт эшчәнлеге органнарының практик эшчәнлегендә әлеге мәсьәләләрне фактта үтәлүгә кадәр илтеп җиткерергә кирәк.  

Шуңа бәйле рәвештә, әйтәсем килә, кабул ителгән карарлар Россия дәүләт корылышының күп төрлелеген исәпкә ала һәм Россия Федерациясе дәүләт телен, ягъни рус телен тиешчә өйрәнү өчен дә, шулай ук Россия халыкларының туган телләрен саклап калу һәм үстерү өчен дә кирәкле шартлар тудыра».

Мин иҗтимагый оешмалардан һәм сәяси эшлеклеләрдән моңа бәйле рәвештә әлеге проблеманы сәясәтләштерүләрен һәм бу темада кирәксез сәяси капитал җыюларын туктатуларын үтенәм, - дип белдерде Михаил Бабич. – Кабул ителгән карарларга хөрмәт белән карауларын һәм аларны тулысынча гамәлгә ашыруда практик ярдәм күрсәтүләрен үтенәм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International