ТР Элемтә министрлыгы башлыгы Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасында 2017 елның 10 ае эчендә электрон хезмәт күрсәтүләргә йомгак ясады

2017 елның 25 ноябре, шимбә

«2014 – 2020 елларга  «Татарстан Республикасында мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2017 елның 10 ае эчендә татарстанлыларга электрон рәвештә 91 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән, бу үткән елның шушы чорына карата 40%тан артык. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәте күрсәтүләр порталының иң популяр сервислары «Бала билгеләрен карау» һәм «Табиб кабул итүенә язылу». Портал аша түләүләр суммасы ике мәртәбә арткан, һәм 10 айга 12 миллиард сум тәшкил иткән.

Роман Шәйхетдинов шулай ук яңа электрон хезмәт күрсәтүләр турында да сөйләде. Шуларның берсе – аучылык ресурсларын кулга төшерүгә рөхсәт алу. 

Шулай ук Порталда хәзер медицина ярдәме сыйфатын бәяләү дә мөмкин. Бу сервис ике атна эшләгән арада 10 меңнән артык пациент сораштырып белүдә катнашкан.

Күптән түгел Порталда һәм «Татарстан Республикасы Хезмәт күрсәтүләре» мобиль кушымтасында кәгазьдәге 28 урынлы штрих-кодны кертмичә генә газ өчен түләү мөмкинлеге барлыкка килде.   

Ел азагына кадәр инвалидларның парковкага рөхсәт язуларына гаризаларын Казан шәһәре реестрына кертү мөмкин булачак.   

Яңартылган «Татарстан Республикасы Хезмәт күрсәтүләре» мобиль кушымтасында хәзер мәктәп картасы балансының информеры урнаштырылачак, аны оператив рәвештә тулыландырып булачак.  

Роман Шәйхетдинов татарстанлыларның БИАС (Бердәм идентификация һәм аутентификация  системына) тоташу мөмкинлеген дә искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International