Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирекләренең Икътисад министры Солтан Әл Мансури белән очрашты

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига (БГӘ) эш сәфәре барышында Берләшкән Гарәп Әмирекләренең Икътисад министры Солтан Әл Мансури белән очрашты. Очрашу Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясенең VII утырышы кысаларында узды.   

Рөстәм Миңнеханов һәм Солтан Әл Мансури әңгәмә барышында ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр, аерым алганда, ислам финанс инструментларын Россиядә куллануның һәм кертүнең төрле вариантларын карадылар.

Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирекләренең Икътисад министрын Россия һәм ИИБ – «KAZANSUMMIT» 10 нчы халыкара икътисадый саммитында катнашырга чакырды, саммит 2018 елның маенда узачак. Рөстәм Миңнеханов Солтан Әл Мансурига ислам финанс моделен гамәлгә ашыру буенча БГӘ тәҗрибәсе турында төп спикер сыйфатында чыгыш ясарга тәкъдим итте. 

Очрашуда шулай ук хәләл-индустрияне үстерү, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтү өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International