Татарстанда ВИЧ белән яңа авыручыларны теркәү азайган. Бу хакта бүген ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның “Җиңү өчен тест” ВИЧны профилактикалау проектын оештыручылар белән очрашу барышында хәбәр итте.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
“Статистика буенча Россиядә 2016 елда ВИЧның үсеш темпы 5,3% булса, Татарстанда киресенчә, ВИЧның азаюы 5,3%”, - диде Сергей Осипов.
Республикада халыкка мәгълүмат бирү профилактикага аерым игътибар бирелә. 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында массакүләм тест уздыру булды. 2015 елда спортның су төрләре буенча ДЧна әзерлек вакытында да актив эш алып барылды. 2016 елда киң күләмдә Казан марафоны узды, анда һәрбер катнашучы үзе теләп ВИЧка тест узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм федераль дәрәҗәдәге мәдәният һәм спорт йолдызлары үрнәк күрсәтте. 2017 елда Казан марафонында тагын да күбрәк кеше катнашты.
“27 ноябрьдә Мәскәүдә безнең Республика СПИД үзәге “Җиңү өчен тест” кампаниясен уздырган өчен Россия СПИД үзәкләре арасында беренче урынны алды”,- дип хәбәр итте Васил Шәйхразиев.