Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә футбол буенча ФИФА 2018 дөнья чемпионатының соңгы жирәбә салуында катнашты.
Чара Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда узды, анда 1000нән артык кунак килгән иде, шул исәптән дөнья чемпионатында катнашучы командаларның баш тренерлары да.
Чарада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.
Владимир Путин шулай ук чарага чакырылган бөтендөнья футболы йолдызлары белән аралашты.
«Киеренке сайлап алу этабы узып китте, һәм бүген планетаның 32 иң яхшы җыелма футбол командасы үзләренең көндәшләрен һәм матчлары уйнала торган шәһәрләрне беләчәкләр, - диде Владимир Путин сәламләү сүзендә. – Безнең ил дөнья чемпионатын түземсезлек белән көтә һәм аны югары дәрәҗәдә уздырырга ниятли».
Жирәбә йомгаклары буенча һәр төркем составы һәм уеннар календаре мәгълүм булды.
Казанда түбәндәге матчлар узачак: Франция - Австралия (2018 елның16 июне 13:00), Испания — Иран (20 июнь 21:00), Польша - Колумбия (24 июнь 21:00), Германия – Көньяк Корея (2018 елның 27 июне 17:00).
Жирәбә чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең футбол буенча 2018 дөнья чемпионаты матчларын уздыру чорында кунакчыллык турындагы сорауларына җавап бирде. «Россиягә килгән һәм бездә булып киткән һәркем безнең дустыбызга әверелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанның халыкара ярышлар уздыру өлешендә тәҗрибәсе шул турыда сөйли. Без барлык кунакларыбызны да лаеклы рәвештә каршы алырга әзербез, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә – заманча спорт корылмалары, мәдәният объектлары, ял итү урыннарыбыз бар. Безнең гореф-гадәтләргә кунакларга карата ихтирам салынган. Кунакларыбыз канәгать булсын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да башкарачакбыз».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында, мәсәлән, кунакларны милли чәк-чәк белән каршы алачаклар, төбәкнең үзенчәлеклле мәдәниятен күрсәтәчәкләр – шул исәптән Татарстан халыкларының җырларын һәм биюләрен дә. «Илебез күп кырлы, һәм бурычыбыз – аның барлык лаеклы якларын күрсәтү», - диде ул.