Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләп кую турында указ имзалады.
Бүгенге көнгә кадәр Рафис Борһанов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе иде.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Энгель Фәттаховны, башка эшкә күчүенә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президенты указы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфасыннан азат иткән иде.