Татарстан Президенты: Республикада машина төзелеше предприятиеләре 2017 елның 10 аенда 400 млрд. сумлык продукция чыгарган

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында машина төзелеше предприятиеләре 2017 елның 10 аенда 400 млрд. сумлык продукция чыгарган, сәнәгать производствосы индексы - 107,3 процент тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзелеше предприятиеләре координация советының 7 нче утырышында хәбәр итте. 

Утырыш "Казан ярминкәсенең" күргәзмә үзәгендә узды. Аның эшендә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, республика министрлыклары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

!Рөстәм Миңнеханов әлеге чараның яхшы гадәткә әйләнүен ассызыклады. Биредә Татарстан, Россия машина төзү һәм металл эшкәртү комплексының алдынгы предприятииеләре һәм чит ил партнерларыбыз җыелды, диде ул. 

Ул билгеләгәнчә, бүген республикада машина төзелеше комплексын яңарту, яңа предприятиеләр ачу һзм заманча технологияләрне гамәлгә кертү буенча зур эш алып барыла. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада сәнәгать производствосының гомуми күләмендә машина төзү 20 % тәшкил итә. 

Шул ук вакытта Татарстанда заманча станок-җиһазлар продукциясе кирәклеге сизелә. республика чит ил югары технологияле компанияләрне җәлеп итү яклы. "Бездә бүген бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдырылган. Сәнәгать мәйданнарын, индустриаль парклар һәм махсус икътисадый зоналарны үстерү эше алып барыла", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International