Татарстан Президенты Чаллыда капремонттан соң төзелеш колледжын һәм икенче шәһәр сырхауханәсен карады

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кыла. Төп максаты – мәгариф оешмаларын һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышу.   

Башта Рөстәм Миңнеханов Е.Н.Батенчук ис. Кама төзелеш колледжына юнәлде, аның базасында төзелеш тармагы белгечләрен әзерләү буенча ресурс үзәге булдырылган. Аңлатмаларны учреждение директоры Радик Биктимеров биреп барды.   

Рөстәм Миңнеханов яңартылган колледж бүлмәләрен карап чыкты, уку аудиторияләрендә, остаханәләрдә һәм лабораторияләрдә булды. Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, кадрлар әзерләгәндә төзелеш предприятиеләре ярдәм күрсәтә. «Технониколь» компаниясе, мәсәлән, түбәләрне, фасадларны, фундаментларны, идәннәрне изоляцияләү системааларын корганда заманча технологияләр белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов 2 нче шәһәр сырхауханәсенә барды. Монда да капиталь ремонт ясалган. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, төзелеш эшләре 500 млн. сумга төшкән, акчаларның күп өлеше яңа техника сатып алуга киткән.  

Татарстан Президентына яңартлыган травматология һәм хирургия бүлекләрен, өр-яңа медицина һәм мультимедиа җайланмалары белән җиһазландырылган операция бүлмәләрен күрсәттеләр. 

«Сырхауханә заманча техника белән җиһазландырылган, табиблар эше өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган. Күрсәтелүче медицина хезмәтләре сыйфатын арттыру белән бергә, беренче чиратта пациентларга карата да ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов азакта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International