Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 130 мең турист киләчәк

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Яңа ел каникулларында Татарстанга 130 мең турист киләчәк. Республикада туристлар агымының 10-15 процентка артуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

“Бәйрәм көннәрендә туристларны 386 кунакханә, хостел, шифаханә һәм ял базалары кабул итәчәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре – 88, ә 2-7 гыйнвар көннәрендә 77 процентка тулы булыр дип көтелә”, – диде спикер.

Туристлар кунакханәләрне уртача өч көнгә белешеп куя. Хәзерге вакытта кунак йортларында инде буш урыннар калмаган диярлек. Республикада Яңа ел каникулларында 500дән артык чара үткәрү күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International