Рөстәм Миңнеханов Ломбардия өлкәсе (Италия) Президенты Роберто Марони белән очрашты

12 декабрь 2017 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ломбардия өлкәсе Президенты Роберто Марони белән очрашты. 

Чара “Палаццо Ломбардия” хөкүмәт бинасына узды. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Миланда ике көнлек эш сәфәрендә. 

Рөстәм Миңнеханов җылы каршы алулары һәм Россия Федерациясенең динамик рәвештә үсеп баручы төбәге буларак Татарстанга карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Ломбардия өлкәсе - Италиянең алдынгы төбәге, диде Рөстәм Миңнеханов, Ломбардия Президентына мөрәҗәгать итеп. 

"Татарстан Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында Ломбардия белән хезмәттәшлекне үстерүне әһәмиятле дип саный, - дип билгеләде ул. - Бүген безнең төбәкләребез багланышлары торышын һәм алга таба перспективалары турында сөйләшергә яхшы мөмкинлек бар". 

\Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән Ломбардия сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеген үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. 

Яклар шулай ук мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәләерендә элемтәләрне булдыру турында фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, киләсе җәй Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачак, һәм Италия спортчылары һәм җанатарлары әлеге чарада булырлар дигән өметен белдерде. 

Татарстан Президенты шулай ук визит нәтиҗәләре буенча алга таба элемтәләрне ныгыту өчен эш төркемен булдырырга тәкъдим итте. Татарстан ягыннан эш төркеме эшчәнлеге өчен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җаваплы булачак. 

Монна тыш, очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Ломбардия Президенты Роберто Марони Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Ломбардия арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалауны әзерләү турында килештеләр. 

Татарстан Президенты Роберто Маронины Ломбардия эшлекле даирәләр вәкилләре делегациясе белән республикага чакырды. 

Роберто Марини чакыруны кабул итте һәм визит төбәкләр арасында хеәмттәшлеккә этәргеч ясар дигән өметен белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International