Алексей Песошин:Инвестицион җәлеп итүчәнлек-төбәктәге икътисади, сәяси һәм социаль үсешнең иң төп күрсәткечләренең берсе

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Алексей Песошин Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Ул 2017 ел нәтиҗәләренә һәм киләсе елга куелган бурычларга багышланган иде.

ТР Инвестиион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ведомство эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, 2017 елда Татарстанда төп капиталга инвестицияләр 677 млрд сумны тәшкил итте, дип белдерде.

Узып баручы елда барыннан да күбрәк  инвестицияләр эшкәртү сәнәгатенә, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш секторына җәлеп ителгән.

Соңгы 3 елда инвестицияләрнең географиясе сизелерлек киңәя. Талия Миңнуллина сүзләренчә, Татарстанга беренче тапкыр Көньяк Корея, БГӘ һәм Япониядән проектлар һәм капитал килгән.  

Үзенең чыгышында Алексей Песошин инвестицион активлыкка начар тәэсир итүче агымдагы геополитик хәлгә карамастан, Татарстан чит ил инвесторлары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен саклап кала алды, дип билгеләде.

“Эчке резервлар белән нәтиҗәле идарә итү кирәк. Инвесторлар безнең республиканы сайласын өчен барысын да эшләү мөһим. Моның өчен Татарстанда заманча  сәнәгать мәйданчыкларын үстерү буенча актив эш алып барыла. Болар – махсус  икътисади зоналар, 9 индустриаль парк, 9 технопарк, 63 муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары”, - диде ТР  Премьер-министры.

Алексей Песошин шулай ук инвестицияләр җәлеп итүгә социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнгән территорияләрне (ТОСЭР) булдыру йогынтысы зур булуын билгеләп үтте. 2017 елда барлыгы 21 компания “Яр Чаллы” ТОСЭРның резидент статусын алган. Алар тарафыннан барлыгы 24,6 млрд сум күләмендә инвестиция кертелгән.

Ел саен уздырыла торган “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit” Халыкара Икътисади форумы чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итү өчен мөһим  мәйданчыкка әверелгән. Аны оештыру белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы шөгыльләнә.

Коллегия тәмамланганда Алексей Песошин катнашында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм төрле компанияләр арасында берничә килешү имзаланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International