Алексей Песошин “Салават күпере” ТКда “Юдино” полиция бүлеге ачылышында катнашты

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

“Юдино” полиция бүлегенең яңа бинасы бүген  “Салават күпере” торак комплексында ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин катнашты.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Казан киңәя, яңа микрорайоннар барлыкка килә. “Безнең бурыч  анда җылы, якты булуны һәм иң мөһиме куркынычсызлыкны тәэмин итү”, - диде ул.

Артём Хохорин үз чиратында, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм яңа бина барлык тиешле нормаларга туры килә, дип билгеләде.

Шулай ук “Юдино” полиция бүлегенә ике яңа автомобиль бирелде.

Алга таба Алексей Песошин һәм Артём Хохорин яңа бүлек бинасын карадылар.

“Юдино” полиция бүлеге территориясендә элек 43 меңгә якын кеше яши иде. Хәзер 52 мең кешегә исәпләнгән яңа торак комплексы өстәлде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International