Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак

2026 елның 11 апреле, шимбә

Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.

Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 41 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йорт кергән. Программада 6 муниципаль берәмлектәге 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган. Программаны финанслау күләме-9 млрд 65 млн сум.

Электрон аукционнар оештыру эше дәвам итә. Бүгенгә 487 күп фатирлы йортта подряд оешмасы билгеләнгән. Барлык объектларда да график буенча эшләр башкаруга быелның май ахырына кадәр керешү планлаштырыла. 

Аннары министр тармаклар буенча объектларны ремонтлау барышы турында сөйләде.

«Мәгариф» тармагында быел республика һәм федераль программалар буенча 170 объект ремонтланачак. Эшләр 61 объектта алып барыла, үтәлеш 24% тәшкил итә.  

Подрядчылар мәктәп ашханәләренең төп массасын ремонтлауга җәйге каникуллар башлангач керешергә планлаштыралар. Бүгенге көндә 8 объектта эшләр башланган. Программага барлыгы 67 азык-төлек блогы кертелгән.

Балалар бакчаларын ремонтлау эшләре планлаштырылган эш күләменең 34%ын тәшкил итә.

Ресурс үзәкләренә капремонт эшләре 33%ка башкарылган. Подрядчылар 6 объектта эшли.

Тулай торак биналарын ремонтлау эшләре 27%ка үтәлгән.

"Сәламәтлек саклау" өлкәсендә дә зур күләмдә эшләр башкарасы бар. Программага тармакның 96 объекты кертелгән. Фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт планлаштырылган күләмнең 60%ы башкарылган.

Балалар өчен сөт ризыкларын өләшү пунктларын ремонтлау эшләре дәвам итә. Үтәлеш 71% тәшкил итә.  Хисап чорында Казанда 4 объектта эшләр төгәлләнгән.

Стационар биналарга капиталь ремонт эшләре 30%ка үтәлгән. 22 объектта эшләр дәвам итә.

5 сырхауханәдә капиталь ремонт эшләре 13%ка башкарылган. Яшьләр сәясәте буенча быел 23 объектта ремонт планлаштырылган.

Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау эшләре 75%ка үтәлгән.

Өч яшүсмерләр клубы подрядчылар эшендә, үтәлеш 58% дип бәяләнә.

Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү биналарын ремонтлау эшләре гомуми эш күләменең 24%ы башкарылган. Яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт 28%ка башкарылган. 5 объектта эшләр бара.

«Мәдәният» тармагында быелгы республика һәм федераль программаларга 38 объект кертелгән. 

Авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт ясау гомуми эш күләменең 30%ын тәшкил итә.

Балалар сәнгать мәктәпләренә капиталь ремонт буенча башкарылган эшләр 20% тәшкил итә. Эшләр өч объектта алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International