Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады

2026 елның 10 апреле, җомга

Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 2026 елда Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын кабат раслады. Форум кысаларында бердәм фәнни-технологик һәм инвестицион киңлек булдырылды, анда фәнни идеяләр конкурентлыкка сәләтле продуктларга әверелә, ә стартаплар капитал һәм базарлардан файдалана ала. Форумның эшлекле программасы технологик суверенитетка һәм Россия лидерлыгына ирешү буенча төбәк һәм федераль көн тәртибенә кертелгән. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, форум быел 7 меңнән артык катнашучыны – фән, бизнес, венчур җәмәгатьчелеге һәм хакимият органнары вәкилләрен, шул исәптән дустанә чит илләрдән – Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Һиндстан, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка дәүләтләрдән делегатларны берләштерде. «Бу форум һәм бездә булдырылган технологик эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы ачкан мөмкинлекләргә халыкара кызыксынуның үсүен күрсәтә", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. 

Форумда гадәттәгечә технологик компанияләргә үсешнең башлангыч стадияләрендә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. 150дән артык стартап күргәзмә һәм питч-сессияләр кысаларында үз эшләнмәләрен тәкъдим итте, инвесторлар, үсеш институтлары һәм эре индустриаль партнерлар белән турыдан-туры диалог мөмкинлеге алды. Катнашучылар арасында - 30 халыкара проект. 

"Форумның аерылгысыз өлеше бай эксперт программасы булды. Әйдәп баручы белгечләр, эшкуарлар һәм инвесторлар гамәли тәҗрибәләре, иң яхшы кейслары һәм төп тармакларны үстерү аналитикасы белән уртаклаштылар. Әлеге белемнәр һәм һөнәри диалог катнашучыларга тиз үзгәрүче мохиттә үз юнәлешен табарга гына түгел, тотрыклы үсеш өчен конкрет хәл ителешләр дә табарга мөмкинлек бирә. Илкүл проектларны гамәлгә ашырганда һәм яңа технологик базарлар формалаштырганда, форум дәүләт өстенлекләре, фәнни эшләнмәләр һәм бизнесның реаль ихтыяҗлары арасында бәйләүче звено булып тора", - диде Алексей Песошин. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Россия венчур форумын оештыручыларга, партнерларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде: "Сезнең профессиональлегегез, инновацион икътисадны үстерүгә омтылуыгыз Татарстан Республикасы һәм Россиянең технологик киләчәгенең ныклы нигезен формалаштыра".

Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, бүген республика алдында олы бурычлар тора: үзебезнең эшләнмәләрне гамәлгә кертүне тизләтү һәм Россиянең глобаль технологик үсеш үзәкләренең берсе буларак позициясен ныгыту. 

«Ышанам ки, Россия венчур форумы потенциалын һәм көчләрне берләштереп, без яңа әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз һәм илебезнең чәчәк атуына саллы өлеш кертә алачакбыз. Форумда катнашучыларга алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм проектларның уңышлы гамәлгә ашырылуын телим. Киләсе елда яңа очрашуларга кадәр игътибарыгыз өчен рәхмәт!" - дип өстәде Алексей Песошин. 

Аннары Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы акселерация программасында җиңүчеләрне бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International