ТР Авыл хуҗалыгы: Терлекчелектә зур күләмле мәсьәләләрне хәл итер өчен токымнарны камилләтерү эшен арттырырга кирәк

2018 елның 20 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасындагы токым хуҗалыклары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген республикада 81 токымлы куҗалык, шул исәптән 19 токымлы завод һәм 62 репродуктор бар. Токымлы хуҗалыкларның төп өлеше: 60 - сөт терлекчелегендә, шул исәптән 15 токымлы завод. 

Предприятиеләрдә сыерлар башы саны 3 төп токымнан - голштин токымы, Татарстан холмогоры токымы, кара-чуар токым. Шулай ук симменталь токым да бар (240 баш). "Иң әһәмиятлесе голштин токымы, ул аеруча күп файда китерә һәм бөтен дөньяда сөтле сыерлар токымнарын камилләштерүдә кулланыла. Әмма, кызганычка каршы, аларның дүрт лактациядән соң нәтиҗәлекләре кими, шулай ук аларны асрау һәм азык белән тәэмин итү буенча да сораулар күп", - диде Марат Әхмәтов. 

Министр сүзләренчә, мисал өчен, Әтнә районы, барлык сыерлары да нәселле булганга күрә, сөт һәм нәтиҗәлек буенча иң алда. Монда 100 га авыл хуҗалыгы җиренә 1200 центнердан артык сөт җитештерелгән. Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында шул ук күләмдәге авыл хуҗалыгы җирләрендә 850 центнердан күбрәк сөт савыла.

Моннан тыш, министр артта калган районнар исемлеген дә хәбәр итте: Менделеевск, Мөслим, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Бөгелмә, Спас һәм Чирмешән районнары. Бу районнарда 100 га җирдә нәтиҗәлек бер сыерга 3-4 мең кг булганда, 73-190 центнер гына сөт савыла.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада 2020 елга күрсәткечләрне 2 млн. тонна сөт һәм 600 мең тонна ит күләменә җиткерү бурычы тора. "Әлеге максатка ирешү продыктлылыкны дәвамлы итү буенча максатчан селекция-токымнарны камилләтерү, яңа буын санын арттыру һәм югары продуктылыклы яшь терлек үстерү эше аша гына мөмкин", - диде министр.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында министрга районнар җитәкчеләре өчен әлеге өлкәдә махсус белем бирү курсларын оештыруны тәкъдим итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International