Алексей Песошин Татарстанда электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгы буенча штаб утырышын уздырды

24 гыйнвар 2018 ел., чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә ТРда электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгы буенча штаб утырышы узды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика электр энергетикасы предприятиесе вәкилләре катнашты.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, быел республикада ике мөһим вакыйга көтелә – Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары һәм Россия Президентын сайлау. Төп бурыч – бу чараларны уздыру вакытында электр белән өзлексез тәэмин итү.

Алга таба утырышта катнашучылар 2018 елда ДЧ уздыру кысаларында спорт объектларын һәм инфраструктура объектларын энергетика белән тәэмин итү буенча чаралар планы хакында җентекләп фикер алыштылар.

“Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев хәбәр иткәнчә, ТРда спорт чараларын уздыру тәҗрибәсеннән күренгәнчә, “Сетевая компания” персоналын җәлеп итү бу чараларны электр белән ышанычлы тәэмин итүгә ярдәм иткән. Бу юлы да компания ярдәм итүгә әзер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International