Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин: Алкоголь продукциясе икътисади, сәяси һәм социаль әһәмиятле товар булып тора

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе хезммәткәрләре 2017 елда законсыз сату әйләнешеннән 261 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция йолып алган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Утырыш ТР Мәдәният министрлыгы бинасында узды. Ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Төп докладны Җәүдәт Әхмәтханов ясады.

2017 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре этил спирты, алкоголь `һәм спиртлы продукция җитештерүенә һәм аны сатуга контроль ясады.

“2017 елда законсыз сату әйләнешеннән 261 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция йолып алынды. Бу эш ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә башкарылды. 55% йолып алынган продукциянең 44%ы икеләтә билгеләнештәге спиртлы сыекча һәм 1%ы самогон”, - диде Җәүдәт Әхмәтханов.

2018елга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан төп бурычлар билгеләнде. Татарстан Республикасында “2014-2020 елларга Татарстанда җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү” дәүләт программасында каралган чаралар дәвам ителәчәк.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, узган елда республикада алкоголь һәм спиртлы продукцияне сату базарында тотрыклылыкны саклап калу мөмкин булган. “Алкоголь продукциясе икътисади, сәяси һәм социаль әһәмиятле товар булып тора, - диде ул. – Шуңа күрә, тармакны үстерү өчен шартлар булдыру республиканың алкоголь базарында беренче чираттагы бурыч булып тора”.

2017 елда республика бюджеты алкоголь продукциясенә килгән акцизлардан 18 млрд. сумга тулыланды, дип искә алды ТР Премьер-министры.

Республикада алкоголизмны кисәтүгә, сәламәт яшәү рәвешен булдыруга юнәлдерелгән эшне активлаштырырга, легаль булмаган алкоголь продукциясен таратуны бетерергә кирәк, дип дәвам итте ул.

Авылларда кибетләр ябылуга юл куймаска, ерак авылларга күчмә сәүдә оештырырга кирәк, дип белдерде Алексей Песошин.

Коллегия тәмамланганда Алексей Песошин ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International