Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең хәлен белделәр

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Президенты Владимир Путин хастаханәдә дәваланучы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәлен белде. 

Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хастаханәдә булды. 

Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевка Татарстан руханилары белән очрашу турында сөйләделәр һәм аңа "ул җитәкли торган хәйриячелек эше өчен" рәхмәт белдерделәр. Искәртик, Минтимер Шәймиев Владимир Путинның мөселман руханилары һәм Болгар ислам академиясе җитәкчелеге белән очрашуда катнашырга тиеш иде.  

Тулырак мәгълүмат: www.kremlin.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International