Рөстәм Нигъмәтуллин: Бүген статистика - дәүләт идарә системасының мөһим элементы

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Казанда Федераль дәүләт статистика хезмәтенеӊ ТР буенча төбәк органы һәм ТР социаль-икътисади мониторинг комитетының уртак коллегия утырышы узды. Катнашучылар ведомстволарның 2017 елдагы эшчәнлекләре хакында фикер алыштылар һәм 2018 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.

Утырышта ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин,  ТР социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов, Федераль дәүләт статистика хезмәтенеӊ ТР буенча төбәк органы җитәкчесе Наталья Гатауллина катнашты.

2017 елда Дәүләт статистика органнары тарафыннан 2016 елда уздырылган киңкүләмле эшләрнең йомгаклау мәгълүмат ресурслары алынды – Бөтенроссия авыл хуҗалыгында терлекләр санын алу һәм кече һәм уртача эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлеген тоташ күзәтү. Аларда республиканың социаль икътисади үсеше буенча куелган бурычларны гамәлгә ашыру өчен уникаль мәгълүмат бар.

Статистика органнары эшчәнлегендә әһәмиятле юнәлеш булып тышкы базарда ТР товар җитештерүчеләренең тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү буенча тәкъдимнәр булдыру. Статистика ресурслары РФ субъектлары буенча сәүдә үсеше перспективаларын 35 товар буенча бәяләргә мөмкинлек бирә.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлеген исәпкә алу өлкәсендә дә нәтиҗәле эш алып барыла.

Рөстәм Нигъмәтуллин ассызыклаганча, статистика бүген – дәүләт идарә системасының мөһим элементы. “Республикада ирешелгән уңышларда сезнең дә өлешегез зур”, - диде ул.

Тиз үзгәреп торган дөньяда күзәтү өчен үзгәрешләр һәм инструментлар таләп ителә, диде Рөстәм Нигъмәтуллин. “Статистика – ул коры цифрлар гына түгел. Бу мәгълүматлар безне башка төбәкләр белән чагыштырырга мөмкинлек бирә. Шуннан чыгып иң дөрес анализ барлыкка килә, шуңа нигезләнеп без теге яки бу юнәлештә алга барабыз”, - дип өстәде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International