Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп Равил Кузюров билгеләнде, дип хәбәр итте.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, Равил Кузюров моңа кадәр күп урыннарда эшләгән - ул Хөкүмәт структурасында да, ТР табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары булып та эшләгән. Соңгы вакытта ТР Нурлат муниципаль районы башлыгы иде.

“Без Равил Кузюровны яхшы беләбез, ул яхшы оештыручы, нәтиҗәле җитәкче. Бүген урман тармагы республиканың киләчәктәге үсеше өчен әһәмиятле санала. Яңа министрга күп юнәлешләр буенча эшләргә туры киләчәк”, - диде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин дүрт төп юнәлешне аерып күрсәтте. Бу, барыннан да элек, урман хуҗалыгы тармагындагы инновацион юнәлешләрне үстерү өчен федераль акча җәлеп итү, урман кишәрлекләренең чикләрен кадастр исәбенә кую, урман фонды һәм башка категорияләргә кергән җирләр арасындагы каршылыкларны бетерү, урман хуҗалыгында кече һәм урта бизнесны үстерү, тармакны кадрлар белән тәэмин итү.  

Республика җитәкчелеге министрлык алдына куелган бурычларны хәл итүдә ведомствога һәрвакыт ярдәм күрсәтә, һәм бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип белдерде Алексей Песошин.

Ышанам, Равил Кузюров җитәкчелегендәге министрлык урман комплексын инновацион һәм икътисади яктан нәтиҗәле итәчәк, диде ТР Премьер-министры.

Үз чиратында, Равил Кузюров күрсәтелгән ышаныч өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International