Алексей Песошин: Ышанам, Александр Шадриков җитәкчелегендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы барлык бурычларны гамәлгә ашырыр

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. Ул Чүпрәле муниципаль районы башлыгы иде.

Яңа җитәкчене ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, Александр Шадриков үзен яхшы оештыручы һәм нәтиҗәле җитәкче итеп күрсәткән.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы министрлык алдында торган өстенлекле бурычлар исәбендә экологик чараларга федераль акча җәлеп итүне, “Идел елгасын пычратуны бетерү һәм аны саклау” проектын гамәлгә ашыруны, һәм шулай ук экологик күзәтчелекне көчәйтүне билгеләде.

“Ышанам, Александр Шадриков коллектив белән бергә куелган бурычларны гамәлгә ашырыр. Татарстан җитәкчелеге  үз чиратында бу эштә төрле яклап  ярдәм күрсәтте һәм күрсәтәчәк, - диде Алексей Песошин. - Без барыбыз да республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International