Алексей Песошин Ютазы муниципаль районы советының йомгаклау утырышында катнашты

2018 елның 9 феврале, җомга
Рәсми портал хәбәрчесе (корреспонденты)

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ютазы районы советының чираттагы утырышында катнашты.

Бу чара Урыссу гимназиясе территориясендә узды (Урыссу штп) һәм Ютазы муниципаль районының 2017 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2018 елга билгеләнгән бурычларга багышланган иде. 

Төп докладны Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев ясады.

Утырыш барышында Алексей Песошин, гадәттәгечә февральдә узган ел өчен республиканың һәм муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясала, дип билгеләде. Аның сүзләренчә, мондый очрашулар файдалы, уртак эшкә нәтиҗә ясау, киләчәккә бурычлар билгеләү һәм аларны нәтиҗәле башкару мөмкинлеген бирә.

Урыссуның үзендәге төзекләндерү эшләренә килгәндә, Алексей Песошин торак фонды объектлары, урамнар, ишегаллары һәм җәмәгатьчелек киңлекләренең сыйфаты яхшырган, дип билгеләде. Урыссу гимназиясенең яңа бинасын ул уңай якка үзгәреш үрнәге, дип атады.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, узган ел гомумән, республика өчен, шулай ук Ютазы районы өчен дә катлаулы булды.  Финанс яктан акламавы, җиһазларның тузуы аркасында Урыссу ГРЭСын ябу турындагы карар кабул ителде. Бу шартларда республика җитәкчелеге тарафыннан социаль тотрыклылыкны  саклау һәм икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен төрле чаралар гамәлгә ашырылды.

Алга таба Алексей Песошин кыскача 2017 елда Татарстанның икътисади үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде.  Татарстан илнең иң көчле төбәкләре унлыгына керә: авыл хуҗалыгы буенча 3 нче урынны били, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча - 4 нче, сәнәгать җитештерүе, торак төзелеше буенча - 5 нче, тулай төбәк продукты буенча - 6 нчы, ваклап сату әйләнеше буенча 8 нче урында.

Алексей Песошин фикеренчә, күрше төбәкләрнең, эре торак пунктларның (Октябрьск, Туймазы) якын булуы, уңайлы транспорт һәм тимер юл инфраструктурасы, үсеш алган сәнәгать Ютазы районының өстенлеге булып тора. Моннан тыш, районда яңа перспективалы предприятиеләр барлыкка килде, алар яңа эш урыннары, тотрыклы һәм лаеклы хезмәт хакы, җирле бюджетка салым түләүләре бирә.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, 2015 елдан Ютазы районында “Урыссу” сәнәгать мәйданчыгы эшли, бу 8 резидентлар компаниясе, 84 эш урыны булдырылган.

“Авыл хуҗалыгы - Ютазы районы өчен мөһим икътисади тармак, - диде алга таба Алексей Песошин. - Гомумән, соңгы елларда районның агросәнәгать комплексы уңай үсештә. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы өлкәсендә районның потенциалы тулысынча кулланылмаган”.

Ул билгеләгәнчә, терлекчелек буенча темпны үстерергә кирәк - 2017 елда районда мөгезле эре терлек баш санының кимүе күзәтелгән.

Ютазы районында 17 гаилә фермасы уңышлы эшли. Шул ук вакытта районның кече хуҗалыклары сөт күрсәткечләре белән зур авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән алда бара.

Ул шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шәхси хуҗалыкларга бер тапкыр субсидияләр (савым сыеры өчен 2 меңнән 4 меңгә кадәр, савым кәҗәсе өчен  1 мең сум) бирелү турында карар кабул ителүен хәбәр итте. Бу максатларга каралган акчаның гомуми күләме 360 млн сум.

Алексей Песошин шулай ук 2018 елда республикада  социаль программаларны  гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, агымдагы елда алар 38, шул исәптә яңалары да, дип белдерде.

2017 елда республика программалары кысаларында Урыссуда җылыту системасын шәхси газ белән җылыту приборларына күчерү буенча чаралар гамәлгә ашырылды.

Агымдагы елда Урыссуда су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү буенча эшләр дәвам итә.

Моннан тыш, посёлокта сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау планлаштырылган.

Алексей Песошин Ютазы районында демография динамикасының тискәре булуын, халык санының кимүе күзәтелгәнен билгеләде.

Ул шулай ук утырышта катнашучыларның игътибарын республикада салым буенча бурычларны кыскарту буенча чараларның дәвам итүенә юнәлтте.

Ютазы районы буенча салым бурычлары узган ел белән чагыштырганда 53%ка арткан һәм 15 млн сум тәшкил иткән.

“Салым бурычлары белән начар эшләү - бу куелган бурычларны үтәмәү дигән сүз,- диде Алексей Песошин. - Салым хезмәте белән бергә актив эшләүне дәвам итәргә кирәк”.

“Бүген республика һәм ил алдында кискен чыгышлар саны артты. Шуңа күрә милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклау, экстремистик характердагы чыгышларга бергә каршы тору  барлык татарстанлылар өчен бик мөһим”, - диде ТР Премьер-министры.

Алга таба  Ютазы районы алдынгыларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International