Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “IT-парк” югары технологияләр технопаркында, Республика яшьләр форумы-2011 проектларының финал күргәзмәсе белән танышып чыккач, форум финалистларын һәм җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында катнашты.
“Мондый эш форматы бик мөһим һәм файдалы. Биредә без яшьләр мохитенең сулышын тоябыз, яшьләрнең фикер сөреше белән таныша алабыз. Яшьләрнең елдан-ел активлыгы артуы күзәтелә. Минем уйлавымча, мондый чаралар күбрәк булырга тиеш, без сезне ишетергә тиеш, чөнки сезнең үз дөньягыз, күзаллавыгыз бар. Без сезнең фикерләргә дә колак салырга, сезнең башлангычларны хупларга, сезгә теләктәшлектә торырга телибез. Проектлар дәвамлы булырга тиеш, аларның һәркайсының үз үзенчәлеге бар, безгә мондый уңай мисаллар кирәк. Татарстан киләчәге – сезнең кулларда”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында һәм форум җиңүчеләрен тәбрикләүгә кереште.
Республика яшьләр форумы-2011 финалы җиңүчеләре сыйфатында түбәндәге проект авторлары бүләкләнде. “ТР мәгариф системасында укучыларга җитештерү-хезмәт әзерлеге айтизациясе программасы”; “Зебра” юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеофиксацияләү аппарат-программа комплексы”; “Вконтакте” социаль челтәре аша кан донорларын эзләү”; “Навигатор” үзәге “Coworking” яшьләр проекты”, “Тылсымлы куллар” балалар журналы; “Обитель муз” яшьләр белем бирү театры, “ТР спорт комплексларында спорт-сәламәтләндерү хезмәтләрен алга сөрү технологияләре” – барлыгы җиде проект беренче урынны яулады.