“Алабуга” махсус икътисади зонасында «Rockwool» компаниясенең җылылык изоляциясе материаллары заводын төзү төгәлләнеп килә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Rockwool Russia Group» компаниясе генераль директоры Ник Винс ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда производствоны эшләтеп җибәрүгә әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып, «Rockwool» компаниясенең “Алабуга” махсус икътисади зонасының төп резидентларының берсе булуын билгеләп үтте. Компания иң беренчеләрдән махсус икътисади зона резиденты булды, җылылык изоляциясе заводы икътисади зонаның визит карточкасы санала.
Яңа предприятие таш мамык нигезендә елына 110 мең тонна җылылык изоляциясе җитештерәчәк.
Ник Винс хәбәр иткәнчә, «Rockwool» компаниясе икътисади зона төзелгән вакытта ук “Алабуга” махсус икътисади зонасы резиденты булырга теләк белдергән, завод төзелешен финанслау кризис вакытында да тукталмаган. Бүгенге көндә предприятиегә барлык җиһазлар да кайтартылган инде, хәзер аларны урнаштыру эше бара, хезмәткәрләр туплана. Гыйнвар ахырына заводның штаты 240 кеше тәшкил итәргә тиеш, аларның 230 ы – республикада яшәүчеләр, 10 сы – чит ил белгечләре, алар алдында татарстанлыларны өйрәтү бурычы тора.
Н.Винсның сүзләренә караганда, тәүге продукцияне завод 2012 ел башында эшләп чыгарачак. «Rockwool Russia Group» компаниясе башлыгы компаниягә игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән ТР Президентына рәхмәт белдерде.
Очрашу барышында яклар производствоны эшләтеп җибәрүгә әзерлек белән бәйле кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр республика җитәкчелегенең компаниягә Татарстандагы эшчәнлегендә алга таба да ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.