“Барысы да гаиләдән, балалар бакчасыннан башлана”. – Бүген Казанда хосусый балалар бакчасының, төгәлрәге, автоном эшли торган “Егоза” психологик-педагогик үзәгенең 4 нче объекты булган балалар бакчасын ачкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар тәрбияләү-формалашу мәсьәләсендә шундый фикер белдерде.
“Хәзерге балаларның интеллект дәрәҗәсе бөтенләй башка, бүген куелган бурычлар балалар алга таба үсештә булуы бәрабәренә исәпләнгән, мәктәптә, югары уку йортларында алар көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Балаларның мөмкин кадәр күбрәк тел белүен, һәрьяктан кызыксынучан булып үсүен телибез. Рус, татар, инглиз телләре генә түгел, безнең көннәрдә кытай, испан, француз телләре дә кирәк”, - диде Президент егозалыларның бакчадагы музыка залында күрсәткән концертын карагач. Шуңа күрә балалар һәм ата-аналарның, шунда эшләүче коллективның уртак шатлыгын уртаклашырга килгән республика башлыгы Р.Миңнехановның балалар бакчасына дигән бүләге дә заманча – интерактив комплекс алу өчен сертификат, шулай ук Уолд Дисней мультгеройлары рәвешендәге йомшак уенчыклар һәм чәчәкләр белән бизәлгән 3 катлы зур торт булды.
Казанда хәзергә барлыгы 8 хосусый балалар бакчасы булып, шуларның 4се - “Егоза” үзәгенеке. Президент моны азсынып, муниципаль балалар бакчаларына дәүләтнең күп акчасын тотабыз, шул ук вакытта хосусый бакчаларга игътибарыбыз аз, шулай да, безнең караш аларга бер үк дәрәҗәдә, чөнки балалар үзебезнеке, ә хосусый бакчаларда ата-ана баласына муниципаль бакчада булмаган мөмкинлекләрне бирә ала, кешеләрнең дә мөмкинлекләре төрле, дип билгеләп үтте. Хосусый балалар бакчалары дәүләт өчен очсызга чыга, шул ук вакытта, торак комплекста булганга, биредә яшәүчеләр өчен уңайлы, ник дигәндә, бала белән юл йөрисе түгел, димәк, сабыйларны тәпиләп кенә бик иркенләп китерәләр – гаилә моннан ота гына, дип искәртте Татарстан илбашы. Мэр Илсур Метшинга мөрәҗәгать итеп, торак комплексларда шундый эшне җәелдерергә, диде ул һәм мондый тәҗрибәне бөтен республикада кулланырга чакырды. Хосусый балалар бакчаларына бина бүлмәләре бирүдә, коммуникацияләргә тоташтыруда ташламалар булачак, диде Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, башкаланың мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, ТР Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин һ.б. рәсми затлар, балалар һәм ата-аналар, педагогик коллектив катнашындагы шушы истәлекле мизгелне очрашу соңында бергәләп төшкән фотосурәт искәртеп торачак.
“Егоза”ның яңа балалар бакчасы Казанның “Магеллан” торак комплексында - Чистай ур., 38 адресы буенча урнашкан 22 катлы йортының 2 нче катын тулысы белән биләгән. Коммерциягә нигезләнмәгән әлеге автоном учреждениенең быел февральда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән лицензиясе бар. Иртәнге 7дән кичке 9га кадәр эшли торган бу бакчаның, үзәк директоры Наталья Реснянская сүзләренчә, ата-аналар белән төзелгән 86 килешүе бар, гомумән, бакча 100 балага исәпләнгән, шулай ук дәресләргә кыска вакытка 150 баланы кабул итү мөмкинлеге бар.
Бакчада 6 төркем бүлмәсе (әлегә 5се эшли, һәркайсына 16га кадәр бала йөри ала, аларга 42 кеше хезмәт күрсәтә, шул исәптән 26 педагог), 8 кабинет, музыка залы (физкультура да шунда үткәрелә), бик күркәм балалар кафесы һ.б. бар. Балалар кафесы исә директор инициативасы буенча махсус оештырылган, анда 4әр төркем балалары берьюлы килеп туклана ала. Шул рәвешле, төркем бүлмәләрендә ашау-эчү гамәлдә түгел, димәк, балалар бик кече яшьтән җәмгыятьтә үз-үзен культуралы тотарга күнегеп үсә.
Икенче бер чыганактан билгеле буганча, бала өчен түләү мәсьәләсе дәресләргә карап төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, 13 мең сум күләмендә база өлеш булып, шуңа 2 мең сум туклануга каралган. Үсеш үзәгендә шөгыльләнгән балаларга дәресләр бәясе абонемент буенча: 1,5-4 яшьлекләргә 16 дәрес өчен 3,1 мең сум, ә 4-7 яшьлекләргә мәктәпкә әзерлек буенча 48 дәрес өчен 4 мең 50 сум билгеләнгән. Педагоглар барысы да югары белемле һәм кимендә 3 ел педстажлы. Ике һәм аннан күбрәк баласын шушы бакчага йөртүче ата-анага һәр баласы өчен түләүдә 7 процент ташлама бар. Дәресләрне тәрбиячеләр түгел, белгечләр үткәрә, шулай ук татар һәм инглиз телләре өйрәнү гамәлдә, алга таба дәресләр төрлелеген арттыру күздә тотыла. Ачык һавада уеннар исә, идарәче компания белән килешү нигезендә, шушы торак комплекс ишегалдындагы уен мәйданчыгында тәрбиячеләр һәм сакчы карамагында уза, балалар видеокүзәтүдә. Комплекска кергән күп катлы торак йортлар тимер рәшәткә белән бергә тоташтырып тотып алынган, алга таба уен мәйданчыгын да киртәләү күздә тотыла.