Бүген Татарстан Президенты Чистайда эш сәфәрендә булды. Биредә ул тузган торакта яшәүче чистайлылар өчен төзелгән йортны, шәһәр мунчасын ачуда катнашты, төзекләндерелә торган паркта булды.
Быел Скарятин бакчасына – 130 ел. Бакча юбилее уңаеннан 9 мең кв. метр тирәсе асфальт мәйданчык һәм сукмак салынган, яктырту чаралары тулысынча алмаштырылган, 130 карт агач киселгән һәм 300 дән артык яңа үсенте утыртылган, балалар шәһәрчеге урнаштырылган. Бүген анда яктырту мәсьәләсе хәл ителә, шулай ук җылы чишенү-киенү урыны һәм бәдрәф урнаштырыла. Бу эшләр барысы да бюджет акчасыннан башка башкарыла.
Рөстәм Миңнеханов парк-бакчада булгач, мәдәният үзәгендә район активы белән очрашты. Ул чыгышын бүген Чистайда күргән үзгәрешләр буенча хис-кичерешләрен уртаклашудан башлады. “Бу гади шәһәр һәм район түгел, җитәкчелекнең үсеш өчен эшләгәне күренә. Соңгы вакытта биредә күп эшләр башкарылган, әмма башкарырга кирәкләре тагын да күп”, - диде ул.
Чистайда яшьләр эшкә урнашсын һәм үз шөгыльләрен тапсын өчен шартлар тудырырга кирәк, дип саный Президент.
Бүген республикада, аерым алганда, Чистайда гамәлгә ашырыла торган проектлар яңа эш урыннары булдырачак һәм шәһәрне җәлеп итүчән итәчәк дип ышана республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, әмма бу шәһәр үзенчә болай да матур. “Мондый географияле һәм табигатьле шәһәрләр сирәк. Чистай туристлык үзәге булырга тиеш, биредә кызыклы урыннар күп. Моның өчен федераль һәм республика программаларында катнашу зарур. Чистай, Алабуга кебек шәһәрләр аерым игътибарга лаек”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Чистайда 18-19 гасырлар корылмаларыннан торган кварталлар саклануын билгеләп үтәргә кирәк. Биредәге һәр йорт кабатланмас архитектура ансамбле.
Президент очрашуда катнашучыларны республиканың социаль-икътисади хәле белән таныштырды, республикада гамәлгә куела торган проектлар һәм социаль программалар турында сөйләде һәм куелган максатларга, бурычларга ирешү өчен берләшергә кирәк дип тәмамлады чыгышын.
Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов очрашу ахырында республика Президентына ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. “Чистай үсеш алуга омтылу өчен этәргеч алды. Чистайлыларның яшәү сыйфаты һәм дәрәҗәсе яхшы якка үзгәрә”, - дип ассызыклады ул.