ТР Президенты Казан епархия идарәсе биналар комплексын төзекләндерү эшләре белән танышты

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан епархия идарәсе бинасы комплексында булды. Ул объектта алып барыла торган төзекләндерү эшләре барышы белән танышты, ремонтланган биналарны карады, эш һәм төзелеш материаллары сыйфатын бәяләде.

Биредә ремонтлау-төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч Казан епархия идарәсе урнашачак.

Рөстәм Миңнехановны Рус прославие чиркәвенең Казан епархиясе идарәчесе, Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзулллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, ТР Президентының дини берләшмәләр белән элемтә идарәсе җитәкчесе Марат Гатин һ.б. озатып йөрде.

Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий бинаны карагач, журналистларга бу тарихи объект Казан епархиясенеке булган, биредә училище урнашкан булган дип белдерде. Соңрак бирегә Казан семинариясе дә урнашкан. Совет елларында бина коммуналь фатирлар буларак файдаланган. Хәзер биредә яшәүчеләрне яңа фатирларга күчергәннәр, ә бина ТР Хөкүмәте һәм шәхсән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тиешле хәлгә китерелгән.

Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий сүзләренә караганда, ремонттан соң бина комплексына Казан епархия идарәсе урнашачак – хәзер ул Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан. Моннан тыш, биредә социаль мәсьәләләр, хәйрия, яшьләр хәрәкәте һ.б. белән бәйле барлык бүлекләр урнашачак.

Искәртеп үтәбез, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов бу объектта 2011 елның августында Казан епархиясе җитәкчелеген декабрьдә бина файдалануга әзер була дип ышандырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International