Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева Россия Федерациясе делегациясе составында Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаевның инаугурациясендә катнашты. Алмазбәк Атамбаевның Кыргызстан Президенты вазифасына сайлануы уңаеннан Зилә Вәлиева Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләре җиткерде һәм бүләк тапшырды.
Рөстәм Миңнехановның котлау сүзендә мондый юллар бар: “Безнең тугандаш халыкларны мәдәниятләр һәм рухи традицияләрнең якынлыгы, күп еллар дәвамындагы нәтиҗәле мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Бу, һичшиксез, алдагы эшчәнлек, стратегик Россия-Кыргызстан партнерлыгы кысаларында Татарстан һәм Кыргызстан арасындагы эшлекле һәм гуманитар элемтәләрне актив рәвештә киңәйтү өчен ныклы нигез”.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева Кыргызстан халыклары Ассамблеясының “Туган тел” татар-башкорт үзәге иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре белән очрашты, анда аларның эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Шул ук көнне Зилә Вәлиева дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның каберенә чәчәкләр салды.
Конститутция суды Валерий Зорькин җитәкчелегендәге Россия делегациясенә Кыргызстан-Россия Хөкүмәтара комиссиясе рәистәше, РФ Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов, РФ Тышкы эшләр министрлыгы статс-секретаре Григорий Карасин, Куркынычсызлык советы секретаре урынбасары Валентин Соболев, Коллектив куркынычсызлык турындагы килешү оешмасы Генераль секретаре Николай Бордюжа, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин керде.
Аламазбәк Атамбаевның инаугурациясенә Кытай, Грузия, Төркия, Казакъстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Белоруссия һәм Төркмәнстан делегацияләре килде.