Татарстан Премьер-министры ТР Фәннәр академиясенең Информатика институтында булды

2011 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Фәннәр академиясенең Информатика институтында булып, Фәннәр академиясе һәм институт җитәкчелеге, галимнәре белән очрашты.

Визитның максаты, Хөкүмәт рәисе үзе аңлатканча, әлеге фәнни учреждение эшчәнлеге, аның югары уку йортлары, министрлык-ведомстволар, предприятиеләр белән хезмәттәшлеге хакында тулы мәгълүмат туплау иде. Премьер-министр алга таба ТР Фәннәр академиясенең башка институтлары белән дә якыннан танышу нияте булуын җиткерде.

Квант информатикасы, мәгълүматны саклау һәм криптография (конфиденциальлекне тәэмин итү ысуллары) өлкәсендә перспектив тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне башкару, республика өчен коммерцияле һәм социаль әһәмияткә ия гамәли проектлар эшләү Информатика институты эшчәнлегендәге төп юнәлешләр санала.

Институт тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар, фундаменталь тикшеренүләр хакында җентекле итеп директор Фәрит Аблаев сөйләде. Аннан аңлашылганча, бүген республиканың әлеге фәнни учрежденисе илнең һәм дөньяның танылган ΙΤ-үзәкләре, югары уку йортлары, фәнни учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Канада, Франция, Швейцария университетлары белән тыгыз элемтәдә. Санкт-Петербург мәгълүмат технологияләре дәүләт университеты белән берлектә, мәсәлән, резонаторда квант хәтеренең тәҗрибә үрнәген төзү буенча тикшеренүләр алып бара.

Институтның фәнни-консультация үзәге мөдире Владимир Девятков имитацион модельләштерү, төгәлрәге, институтның имитацион кушымталар эшләүгә кагылышлы коммерцияле гамәли проектлары хакында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, соңгы дистә елда Информатика институты шундый 50 дән артык кушымтаны эшләп, гамәлгә ашырган. Бу өлкәдә фәнни учреждение “Россия тимер юллары”, Россия банкы һ.б. эре кулланучылар белән актив хезмәттәшлек итә.

Презентация барышында бүгенге көндә эшләнә торган гамәли проектларга аерым урын бирелде. Алар арасында “Казан” халыкара аэропорты эшчәнлегенең имитация моделе комплексын төзүгә кагылышлысы да бар. Әлеге комплекс аэропортның очкычларны кабул итү, озату белән бәйле эшчәнлеге белән идарә системаларын булдыруга йөз тота. Моннан тыш, Сколково өчен мәгълүматларны тапшыру һәм эшкәртүнең нык сакланган квант системалары эшләнә, ТР суд департаменты, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “КАМАЗ” автогиганты өчен имитация модельләре комплексы әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International