Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында Автошәһәрдә төзелүче IT-паркта һәм “КАМАЗ” ААҖндә булды.
Республика башлыгын шәһәр мэры Васил Шәйхразиев, вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Кунаклар бинаны, аның тышкы ягын карады. Бүгенге көндә бинаны тышлау эшләре төгәлләнгән диярлек, эчендә эшләр башланырга тора.
Искәртеп узабыз, 2011 елда Чаллыда Казан IT-паркының икенче мәйданчыгын төзү турында карар кабул ителгән иде. Аны төзү эшләре “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар булдыру” Комплекслы программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.
Технопарк “КАМАЗ” ААҖнең элеккеге хисаплау үзәге базасында урнашкан, 7,63 гектар мәйданны били.
“КАМАЗ” ААҖндә Рөстәм Миңнеханов предприятиенең җитештерү системасына кертелгән «SAP» программасы белән танышты.
“Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президентының катнашуы республика җитәкчелегенең инновацион технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертүгә зур игътибар бирүен ассызыклый. Әлеге вакыйга Россиядә «SAP» өчен төп төбәкләрнең берсе буларак Татарстан Республикасында «SAP» бизнесы үсеше өчен мөһим роль уйный”, - дип ассызыклады «SAP ЕМЕА» президенты Фрэнк Kоен.
“Бүген без системаның чынбарлыкта ничек эшләвен күрдек һәм ул мине гаҗәпкә калдырды. Әлеге программаны без республиканың барлык предприятиеләре арасында пропагандалаячакбыз. Һәр министр “КАМАЗ”да булып, системаның эше белән танышырга тиеш. Без аны башка тармакларда да кулланачакбыз”, - дип ассызыклады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Системаның ничек эшләве белән танышканнан соң “КАМАЗ” генераль дирекциясендә «SAP» компаниясе һәм “КАМАЗ” ААҖ арасында килешүгә кул куелды. Килешүне имзалауда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «SAP ЕМЕА» президенты Фрэнк Коэн, вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, Казан федераль университеты, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе кебек югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Яңа килешү “КАМАЗ” предприятиеләрендә «SAP» алымнарын гамәлгә кертү буенча бишьеллык программаны гамәлгә ашыра башлауга юл ача. Әлеге документ «SAP» һәм “КАМАЗ” ААҖ компанияләре арасындагы ике якка да файдалы мөнәсәбәтләрне регламентлый, бу исә Кама автогигантына идарә итүнең корпоратив системасын булдыру өчен «SAP» алымнарын нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
“КАМАЗ”ның уңай тәҗрибәсе башка предприятиеләр өчен үрнәк булачагы һәм аларны шундый ук алымнарны куллануга этәргеч бирәчәге көн кебек ачык”, - дип ассызыклады “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин килешүгә кул куйганнан соң.