Алексей Песошин “Балыкчы. Аучы” 12 нче күргәзмә ачылышында катнашты

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Балыкчы. Аучы” 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәнең ачылу тантанасында катнашты.

Күргәзмә гадәтттәгечә “Казан ярминкәсе” КҮ территориясендә уза.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин даими рәвештә мондый күргәзмәләр уздыру республикада гадәткә керде, дип билгеләде.

Быел күргәзмәдә үзенең продукциясен Татарстан, Россия һәм якын чит илләрнең 70 тән артык компаниясе тәкъдим итә.

Күргәзмәне оештыру табигый байлыкларны куллану проблемаларына халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Татарстан Премьер-министры күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм аның барлык катнашучыларына уңышлы эшләр теләде.

Искә төшерәбез, “Балыкчы. Аучы” күргәзмәсе 2018 елның 4 мартына кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International