Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанда сайлау кампаниясе оешкан төстә узды"

2011 елның 5 декабре, дүшәмбе

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе Татарстанда актив булды. Мондый фикерне бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлау нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә җиткерде. Журналистлар белән очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Очрашуда шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин да катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин китергән мәгълүматлар буенча Татарстанда сайлауга килгән халыкның саны барлык халыктан 79,5% тәшкил итте. Сайлауда 2,279 млн. сайлаучы катнашты. 7%лык киртәне ике генә фирка узды: "Бердәм Россия" (77,83%) һәм КПРФ (10,59%).

Республика парламенты башлыгы сайлау кампаниясе Татарстанда оешкан төстә узганын ассызыклады. "Процесста барлык 7 сәяси фирка дә катнашты, һәм алар шактый актив булды", - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүләр сирәгәйде. "Сайлауларның чисталыгын барлык көчләр дә тәэмин итеп торды", - диде ТР Дәүләт Советы рәисе.

Быелгы сайлауларның тагын бер үзенчәлеге: чит илләрдән килгән күзәтүчеләрнең күп булуы. Республика участокларында 12 ил вәкилләре эшләде. Фирка вәкилләренең саны 8 мең кеше тәшкил итте. Барлык 2855 сайлау участогы да вакытында ачылып вакытында ябылды.

"Республика халкына актив булганнары өчен рәхмәтемне җиткерәм", - диде парламент рәисе.

Анатолий Фомин, үз чиратында, быелгы сайлауларда яшьләрнең актив катнашканын ассызыклады. Шулай ук, электрон рәвештә тавыш бирү дә колач җәя икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International