Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Австриягә эшлекле сәфәр белән килде. Татарстанның рәсми делегациясенә "Связьинвестнефтехим" ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты тышкы элемтәләр Департаменты директоры - ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, "Васильево пыяла заводы" ҖЧҖ генераль директоры Олег Антовно та керде.
Татарстан делегациясе Австриянең визитына җавап итеп сәфәр кыла. Австриянең рәсми делегациясе Татарстанга 2011 елның маенда килде. Делегацияне Австрия Президенты Һайнц Фишер җитәкләгән иде. Рөстәм Миңнеханов исә Тироль федераль җире һәм Австрия башкаласы Венага сәфәр кылачак.
Визит программасында берничә очрашу, шул исәптән, Австрия Президенты Һайнц Фишер, Тироль федераль җире губернаторы Гюнтер Платтер, "Сваровски" компаниясе җитәкчелеге белән очрашулар каралган. Рөстәм Миңнеханов "Андритц Һидро" компаниясе гидроэлектростанциясен караячак, Австриянең Олимпия комитеты президенты Карл Штосс һәм берничә компаниянең җитәкчелеге белән очрашачак.