Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Инсбрукта Swarco AG компаниясе презентациясе белән танышты. Республика башлыгына Казан өчен интеллектуаль транспорт системасы проекты тәкъдим ителде.
Транспорт агымнары белән интеллектуаль рәвештә идарә итүче системана Казанда 2013 ел Универсиадасына гамәлгә кертү планлаштырыла.
Swarco AG - интеллектуаль транспорт системаларын эшләүче әйдәп баручы компанияләрнең берсе. Австрия компаниясе 2006 елның Кышкы Олимпиадасына да әлеге төр проектын гамәлгә ашырды. Юл хәрәкәте белән идарә итү системалары Будапешт, Берлин, Стокһольм һәм Европаның башка зур шәһәрләрендә дә уңышлы гына эшләп килә.