Татарстан өчен Тироль провинциясенең зур спорт ярышлары үткәрү тәҗрибәсе кызыклы булырга мөмкин. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Австриянең Тироль федераль җире губернаторы Гюнтер Платтер белән очрашуда шулай дип белдерде.
Тирольнең башкаласы Инсбрук эре тау чаңгысы курорты буларак билгеле. Бу шәһәр 1964 һәм 1976 елларда Кышкы олимпия уеннарын үткәргән. 1968 елда биредә Бөтендөнья кышкы универсиада узган. 2012 елның гыйнварында Тироль беренче тапкыр кышкы Олимпия уеннарын кабул итә, Халыкара олимпия комитеты химаясында узачак ярышлар 14-18 яшьлек яшүсмерләр арасында үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов Австриянең Тироль шәһәре губернаторы белән очрашуда Гюнтер Платтерга җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты шулай ук, республика Универсиада, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты кебек зур спорт вакыйгаларын көтә дип белдерде.
Республика башлыгы Татарстан белән Австрия компанияләре арасында икътисади килешүләр бар инде дип белдерде. Шулай итеп, Казанда транспорт хәрәкәте белән автоматлаштырылган система буенча идарә итүне оештыру турында килешү төзелде, пыяла калдыкларын эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге карала.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Инсбрукта “Swarowsk” компаниясе музеенда булды.