Рөстәм Миңнеханов Австрия Президенты һәм Австрия эшкуарлары белән очрашты

2011 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Венада Австрия Президенты Һайнц Фишер белән очрашты һәм тагын берничә очрашу үткәрде.

Һайнц Фишер белән очрашу Австрия Президентының рәсми резиденциясе Һофбургта узды. Очрашу барышында Тироль федераль җире делегациясенең Татарстанга 2012 елның июнендә киләчәге турында килешү ирешелде.

Соңрак Австриянең икътисад палатасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Австриянең милли Олимпия комитеты Президенты, "Австрия лотереялары" ширкәте генераль директоры Карл Штосс белән очрашты.

Карл Штосс Рөстәм Миңнехановны Кышкы яшьләр Олимпия уеннарының ачылышына багышланган тантаналы чараларда катнашырга чакырды. Әлеге уеннар 2012 елның 13 гыйнварыннан алып 22 гыйнварына кадәр Инсбрукта  узачак. Рөстәм Миңнеханов Карл Штосска чакыру өчен рәхмәтен җиткерде һәм Татарстан спортчылары һәм волонтерларының уеннарда катнашачагында ышандырды.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Австриянең ун компаниясе вәкилләре белән очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук Австриянең икътисад палатасы президенты Кристоф Ляйтл да катнашты. К.Ляйтл Австрия эшкуарлары Россиядә ышанычлы партнер күргәнен җиткерде. Аның сүзләренчә, Татарстан Австрия өчен Россиянең иң зур икътисадый үсеш алган төбәкләрнең берсе буларак кызыклы.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Австрия Президентының 2011 елның маенда Татарстанга килүе Австрия белән Татарстан арасында хезмәттәшлекнең активлашуына китергәнен ассызыклады. Нефтехимия, машиналар төзү, төзелеш, тыйб, мәдәни өлкә һәм IT-технологияләр кебек даирәләрдә хезмәттәшлек перспективалары шактый зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International