Татарстан Президенты Польшада татарларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды

2011 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Польша Республикасының Гданьски шәһәрендә.

Рөстәм Миңнехановны озатып йөрүче Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Идея” Инновация-җитештерү технопаркы” ЯАҖ генераль директоры Сергей Юшко һәм башкалар бар.

Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов Гданьскига Австрия башкаласы Венадан 6 декабрьдә кич белән килде.

Иртән республика башлыгы Гданьскида Грюнвальд сугышында катнашкан Польша татарлары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Гданьскида Леон Крычиньский исемендәге Польша Республикасы татарлары Халык мәдәният үзәгендә булды.

Польшага сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гданьски фән-техника паркында булыр, Поморский воеводалыгы маршалы (губернаторы) Мечислав Струк белән очрашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International