Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гданьскида Поморский воеводалыгы Маршалы (губернаторы) Мечислав Струк белән очрашты.
Поморский воеводалыгының Маршал идарәсе бинасында узган очрашуда ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Идея”
Инновация-җитештерү технопаркы” ЯАҖ генераль директоры Сергей Юшко һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов төбәкнең тарихы, икътисады һәм мәдәнияте белән танышу өчен Поморский воевадалыгы башкаласы – Гданьскига чакырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук бүген Татарстан делегациясенең Гданьскида Польша Республикасы татарлары Халык мәдәнияте үзәгендә булуын, татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуын, узган елның ноябрендә ачылган, Польша татарлары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салуын искәртте.
ТР Президенты Россия-Польша мөнәсәбәтләрен үстерү кысаларында Татарстан һәм Поморский Воеводалыгы арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен югары бәяләде. Ул 2011 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Польша арасындагы тауар әйләнешенең 3 миллиард АКШ долларыннан артып китүен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, бүгенге көндә ике төбәк арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне тирәнәйтергә кирәк. Татарстан ике якка да файдалы элемтәләр урнаштырырга әзер, диде ул.