Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Польша Республикасының Гданьски шәһәрендә 44 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионын карады.
Искәртеп үтәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек визит белән Польша Республикасында.
Стадионның мәйданы 45 мең кв. метр, 1500 тамашачыга VIP-трибуна каралган, шулай ук инвалидлар өчен өстәмә 50 урын бар. Стадион территориясендә кунакханә, автомобильләр кую урыны һәм роликларда йөрү мәйданчыгы бар.
Рөстәм Миңнеханов аренаны, спортчылар һәм ТВ-трансляция һ.б. бүлмәләрен карады. Ул Казанда да 45 мең урынлы футбол стадионы төзелүен искәртте.
Кунаклар һәм хуҗалар киләчәктә спорт корылмаларын файдалану һәм спорт объектлары белән идарә итү ысуллары буенча фикерләр алышты. ТР Президентына Гданьски стадионы белән тендер откан компания идарә итә дип белдерделәр.