ТР Хөкүмәте йортында Казанның җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар 2033 елга кадәр булган башкаланың җылылык челтәрләрен яңарту планын, барлык системаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, республиканың энергетика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.