Кеше капиталы – Стратегия-2030 ның төп кыйммәте. Татарстанның шәһәр пространствосында дизайн өлкәсендә эшләнүче эшләр кешегә юнәлдерелгән. Бу хакта бүген Казанда, SIYUM дизайн һәм архитектура инвестицион беренче Халыкара форумында Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде.
“Беренче инвестицион форум – зур сөйләшүләрнең әле башы гына. Без юл башында һәм бу юл дәвам итәчәк. Иҗат кешеләре оешмасында беркайчан да нокта куярга ярамый, күп нокта куярга, яңа мөмкинлекләр ачарга кирәк. 2015 елда республикада Стратегия-2030 кабул ителде. Әлеге стратегия кысаларында, пространствоны, инфраструктураны үстерү һәм реаль капитал буенча аерым секция эшләде”, - дип сөйләде республика Премьер-министры.
Архитектура һәм дизайн өлкәсендәге белгечләр, бизнес вәкилләре, потенциаль инвесторлар һәм заказ бирүчеләр, тәҗрибә, белем уртаклашу һәм актуаль бурычларны чишү өчен “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә җыелдылар. Аларның уртак идеяләре һәм проектлары җәмәгать пространствосын үзгәртүгә яңа мөмкинлекләр ачачак. Форумның укыту пограммасы биш юнәлештә сессияләрне үз эченә ала: шәһәр төзелеше һәм архитектура, дизайн, HoReCa, шәхси бренд, креатив индустрияләр.
“Әлеге чара архитектура үсешендә чагылыр дип уйлыйм. Әлеге тармакта, хәзер булган 2,5 млрд сумга тагын бер-ике ноль өстәп, Россия буенча беренче урыннарга чыгачагыбызда шигем юк. Бу бик тиз булыр дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Россиянең архитекторлар Союзы президенты Николай Шумаков.
Өч көн дәвамында Казандагы мәйданчыкларда 30 артык лекцияләр һәм мастер-класслар узачак. Форумда 10 илдән 50 спикер катнаша. Болар югары дәрәҗәдәге профессионаллар. Мәсәлән, 2011-2015 елларда Барселонаның баш архитекторы булып эшләгән һәм Каталониядә алдынгы архитектура Институтына (IAAC) нигез салучы Висенте Гуаярт, Ирландиянең архитекторлар Корольлек институты әгъзасы Мария Кирнан, Россиянең атказанган рәссамы, “Дизайнерлар Союзы” халыкара ассоциациясе президенты Андрей Бобыкин һәм башкалар.
“Безнең проектлар зур адымнар белән алга бара. Безнең агач эшкәртү продукциясе яхшы үсеш алган. Берничә предметны Франциягә җибәрәбез. Безнең чит илдәге пратнерларыбыз гаҗәпләнә, боларның Россиядә эшләнгәненә ышанмыйлар. Алар, дизайн предметлары, югары квалификацияле осталар агачтан эшләнгән катлаулы эшләнмәләр”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында предмет дизайны белгечләре Ассоциациясе амбассадоры Ева Бергман.
SIYUM форумының төп миссиясе архитектура һәм дизайн тармагын үстерү. Бу алга таба әйләнә-тирәне глобаль рәвештә үзгәртү һәм Татарстанның югары иҗади потенциалга ия төбәк буларак позицияләрен ныгыту, халыкара архитектура һәм дизайн мәйданында таныту өчен ярдәм итәчәк.
Россия Президенты Владимир Путин Федерация Советына юлламасында, уңайлы шәһәр мохитен булдыру бурычының әһәмиятен билгеләп үтте. Дәүләт башлыгы шәһәр мохите һәм инфраструктураны яңарту буенча Казан тәҗрибәсенә уңай бәя бирде. Президент максатларны атады – алдагы алты елда Россиядә пространство үсеше буенча зур масштаблы программа эшләү, шул исәптән, бу программага шәһәрләр һәм башка торак пунктлар үсеше дә керә. Дәүләт башлыгы күрсәтмәләре нигезендә, Россиядә уңайлы шәһәр мохите булдыру, архитектура һәм төзелеш өлкәсендәге заманча технолгияләргә таянып эшләнергә тиеш.
“Шәһәр мохитен яңарту алдынгы технологияләрне һәм төзелеш материалларын кертүгә, заманча архитектура чишелешләренә, социаль объектлар, җәмәгать транспорты, коммуналь хуҗалык эшчәнлегендә цифрлы технологияләр куллануга нигезләнергә тиеш. Мондый масштаблы проект - яңа икътисади һәм социаль перспективалар, тормыш, мәдәни һәм гражданлык инициативалары, кече бизнес һәм стартапар өчен заманча мохит. Болар барысы да Россиядә урта классның массакүләм эшчәнлеген формалаштыруга нигез булып тора”, - диде Путин Федерация Советына юлламасында.
Казанда SIYUM оештыручылары: Россиянең архитекторлар Союзы һәм дизайнерлар Союзы ярдәме белән Татарстанның инвестицион үсеш агентствосы белән Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Форум 11 мартка кадәр эшләячәк.