Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
И.Халиков: “Социаль иминият фонды эшчәнлегенең нәтиҗәсе – дәүләт яклавы астында булуларына ышанган кешеләрнең елмаюлы йөзләре”
2011 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Россия Федерациясе Социаль иминият фонды оешуга 20 ел тулуга багышланган тантаналы очрашу узды.
“Дәүләт органнары өчен бу бик күп вакыт та түгел, әмма Россия өчен әлеге этап зур үзгәрешләр, кризис чорына туры килде”, - дип ассызыклады тантанада катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
Ул моннан 20 ел элек Татарстан Республикасы социаль иминият системасын формалаштыручыларны рәхмәт сүзләре белән искә алды.
“Иң мөһиме, бу елларда фикердәшләрнең югары әзерлекле командасы оешты, алар бүгенге көндә төбәк бүлеге филиалларында хезмәт куя. Сезнең эшчәнлекнең нәтиҗәсе - дәүләт яклавы астында булуларына ышанган кешеләрнең елмаюлы йөзләре”, - диде Илдар Халиков.
Ул шулай ук РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге хезмәткәрләренә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Бүгенге көндә Фондның Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегендә 118 меңнән артык иминиятләштерүче теркәлгән. Бу – төрле милек формасындагы предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр. Алар 1,5 миллионнан артык гражданны берләштерә”, - диде төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин.
Төбәк бүлеге бер елда эшкә сәләтсезлек кәгазьләре буенча түләүләргә генә дә 4 миллиард сумга якын акча сарыф итә.
Искәртеп узабыз, Социаль иминият фонды 1991 елның 1 гыйнварында оеша. Фонд акчалары дәүләт бюджеты составына кертелми һәм иминият тарифы хисабына формалаштырыла, бу исә иминият принципларына күчү өчен реаль мөмкинлекләр ача.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз