Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Иран Ислам Республикасына ике көнлек эш визиты төгәлләнде. Визит кысаларында ТР башлыгы Иран җитәкчеләре белән очрашты һәм берничә объектта булды. Татарстан делегациясе составына шулай ук ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татнефть» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһаров керде.
Ассалуйе шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов “Парс” энергетика технопаркы эше белән танышты һәм төзелеш эшләре алып барыла торган газ эшкәртү заводында булды.
Тәһранда Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Инновацияләр һәм технологик хезмәттәшлек үзәге эшчәнлеге белән танышты, Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе губернаторы һәм Ислам республикасы ташкы эшләр министры белән очрашты.
Иран Нефть министрлыгында Татарстан делегациясен ведомство башлыгы Рөстәм Гасеми кабул итте. Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Гасеми катнашында Иран Милли нефть компаниясе һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ арасында Загех чыганагын үзләштерү өлкәсендәге хезмәттәшлекне күздә тоткан үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куелды.
Татарстан делегациясе әгъзалары Нефть сәнәгате тикшеренү институтында Иранның нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге эзләнүләре белән танышты. Татарстан кунакларына нефть сәнәгате ихтыяҗлары өчен наноматериаллар җитештерү һәм табигый газны эшкәртү җайланмалары күрсәтелде, Россия, шул исәптән, Татарстан галимнәре белән берлектә эшләнгән кайбер яңа технологияләр тәкъдим ителде.
Визит ахырында Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад белән очрашты,
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.