Алексей Песошин РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршында совет утырышында катнашты

2018 елның 23 марты, җомга

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Түбән Новгородта булды.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы  РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршында совет утырышында катнашты.

Советның төп темасы – Идел буе федераль округы төбәкләрендә торак төзелеше базарын үстерү.

Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырды.

РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень хәбәр иткәнчә, Идел буе федераль округы территориясендә 2017 ел нәтиҗәләре буенча стандарт торакны файдалануга тапшыру күләме 23%ка арткан.

Михаил Мень 2017 елны торак төзелеше тармагы өчен уңышлы ел дип атады. “Өченче ел рәттән без торакны файдалануга тапшыруда елына 80 млн. кв.метр дәрәҗәсендә рекордлы күләмне саклый алдык”, - диде ул.

2018 елның ике аенда торакны файдалануга тапшыруның гомуми күләме артуы күзәтелә. Россиядә ул 10,2 млн.кв.метр тәшкил иткән (2017 елның шул чорына караганда 24,6%ка артык), Идел буе федераль округы территориясендә ул 2,05 млн. кв. метр,  2017 елның шул чорына караганда 2%ка артык.

Ипотека кредитларына килгәндә, Михаил Мень торак кредитлары күләме һәм бирелгән  ипотека кредитларының саны  округта, гомумән ил буенча да  2017 ел өчен тотрыклы үсте, дип билгеләде. Идел буе федераль округында 2017 елда  270 меңнән артык  ипотека кредитлары бирелгән, гомуми суммасы 403 млн. сумнан артык. 2016 елга караганда 24,2%ка сан ягыннан  һәм  35,4%ка акчалата артык.

Ипотека кредитлары буенча ставкалар 2016 ел белән чагыштырганда 2%ка кимегән һәм 10,6% тәшкил иткән.

Михаил Мень шулай ук хәбәр иткәнчә, “Ипотека һәм аренда торагы” өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында Идел буе федераль округының сигез төбәгенә федераль бюджеттан 5 млрд сум микрорайоннардагы инфраструктурага бүлеп бирелгән.

Аның сүзләренчә, 2018 елда Идел буе федераль округы төбәкләре өстәмә 1,4 млн кв. метр торак төзергә йөкләмә алганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International