ТР Хөкүмәте йортында күп фатирлы торак йортларны капремонтлауның барышы турында фикер алыштылар

2018 елның 24 марты, шимбә

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2018 елда күп фатирлы торак йортларны капремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.  

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Алексей Фролов 2018 елда капремонт программасында 43 муниципаль район катнаша,  бу гомуми мәйданы 5,3 млн кв.м. булган  995 күп фатирлы йорт, дип искә төшерде. 224 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Финанслауның күләме 6 млрд 76 млн 348 мең сум тәшкил итә.

2018  елда 14 балалар сәламәтләндерү лагерында капремонт, 6 лагерь төзелеше  планлаштырыла.

Республикада ресурс үзәкләрен капремонтлау эшләре бара, мәдәният учреждениеләренең 39 объектында, яшүсмерләр клубларында эш бара.

Программа кысаларында 2018 елда 120 амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә капремонт планлаштырыла, 120 объектның 53ендә әзерлек эшләре башланган.

Татарстанда агымдагы елда 63 машина-трактор паркларын, 127 бөртекле ашлык чистарту комплексларын,  ашлык саклау биналарын, 227 сыер фермаларын, 15 яшелчә саклау биналарын капремонтлау, 123 силос-сенаж траншеялары төзелеше планлаштырыла.

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” өстенлекле проекты кысаларында 2018 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд сум, Россия бюджетыннан 655 млн 108,9 мең сум бүлеп бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International