Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы 2018 елгы чәчү кампаниясенә техниканы әзерләүнең барышы турында сөйләде

2018 елның 24 марты, шимбә

Татарстан Республикасында 2018 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 600 дән артык чәчү комплексы катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алейсей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтовның доклады тармакның техника торышына багышланган иде. Аерым алганда, ул төбәктә машина-трактор паркы ел саен 5-6 млрд сумга яңартылды, дип хәбәр итте. Якынча 4 мең берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алынган.

2018 елгы кыр эшләренә техниканы әзерләү турында сөйләгәндә, ул техника 1 апрельгә кадәр әзер булырга тиеш һәм республикада чәчү агрегатларын ике атна эчендә әзерләп бетерү мөмкинлеге бар, дип искә төшерде.

Бүгенге көнгә тракторларның әзерлеге 90%, чәчкеч һәм культиваторларның -96%, чәчү комплекслары -81% тәшкил итә. Актаныш, Зәй,Сарман, Тукай районнарында трактор паркларында ремонт төгәлләнеп килә. Апас, Югары Ослан, Мамадыш, Кукмара районнары ремонт эшләре белән калыша.

Үрнәк буларак министр Биектау, Алабуга, Әтнә, Ютазы районнарын китерде, аларда барлык техника да кыр эшләренә әзер, диде ул.

“Техника комплексы 9-13 апрельдә кабул ителәчәк, - дип ачыклады Марат Әхмәтов. – Киләсе видеоконференцияләрдә районнарның әзерлеге турында отчет булырга тиеш. Чәчү кампаниясенә кадәр бер айдан да азрак вакыт калып бара. Республика традиция буенча апрельнең икенче яртысында язгы культураларны чәчәргә керешәчәк”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International