Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда Кемерово сәүдә комплексында һәлак булганнар истәлегенә багышланган акциядә катнашты

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Бүген Казанда Кемерово сәүдә комплексында һәлак булганнар истәлегенә багышланган акциягә 100 дән артык кеше килгән иде.

Татарстан башкаласында акция шәһәр үзәгендә, Ленин бакчасы янында узды, анда “Кемерово, без синең белән” баннеры урнаштырылган иде.

Акциядә катнашучылар чәчәкләр, шәмнәр һәм йомшак уенчыклар алып килделәр.

Бу чарада Татарстан республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Казан башкарма комитетының беренче урынбасары Дамир Фәттахов катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 18 мартын матәм көне дип игълан итү турында указ имзалады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International