Алексей Песошин “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

“Татспиртпром” үз брендларының алкоголь продукциясен сатуны 9,2 млн декалитрдан 10 млн декалитрга кадәр арттырырга уйлый. Бу хакта бүген “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышында билгеле булды, ул ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин рәислегендә узды.

Утырыш барышында компаниянең 2018 елга төп күрсәткечләре хакында фикер алыштылар.

“Татспиртпром” Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә үз позициясен ныгытуны дәвам итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча сату күләме Россия төбәкләрендә 5,9 млн декалитр тәшкил иткән, 2018 елда компания 6,5 млн декалитр сатуны планлаштыра.

Моннан тыш, узган ел экспортка чыгарылган продукция күләме 25%ка арткан – 80 мең декалитрдан 100 мең декалитрга кадәр, 2018 елда компания 150 мең декалитрга кадәр аттырырга планлаштыра. Аерым алганда, “Татспиртпром” Япония базарында сатуны киңәйтергә уйлый, шулай ук АКШ һәм Кытайда сатуны арттыра.

Чистай шәһәрендә быел җәй көне “Ак Кремль” пиво заводы эшли башлаячак. Заводта үз брендлары белән бер рәттән, Kaltenberg и Konig Ludwig маркалы бавария пивосы да эшләп чыгарылачак. Шулай ук компания быел яз көне Мамадыш чишмәсеннән “Святая чаша” бренды белән су тутырып сату проектын эшләтеп җибәрәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International